2021 нче елның 11 нче мартында шәһр күләмендә “Тел сагында-ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәренең һәр берләштерелгән районыннан ир-егетләрдән торган 4 җыелма команда катнашты. Әлеге конкурста безнең районыбызның данын “Казан егетләре” командасы исеме астында Җәләев Илфир Илнар улы (116 нчы лицей), Рамазанов Раил Фәһим улы (27 нче гимназия, Балалар иҗат үзәге), Хөснетдинов Рамил Шамил улы (173 нче мәктәп),Заһидуллин Флорис Фәиз улы (82 нче мәктәп), Әхмәтҗанов Илназ Зөфәр улы (35 нче лицей) яклады. Уен-конкурс Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта исә “Теле барның — иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтелде. Төрле халыкларның мәдәнияте буенча команда капитаннары өчен блиц-турнир уздырылды. Интеллектуаль этапта командалар туган телебезнең үсешенә багышланган сорау-биремнәргә җавап бирделәр. Соңгы этапта командалар татар классик язучыларының әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Егетләребезгә зур рәхмәтебезне белдереп, бәйгедә 2 нче урынга лаек булулары белән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар телибез! Афәрин егетләр!!!